Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Батырларга мәңгелек дан!"

7 нче май көнне Бөек Җиңү көненә багышланган  «Батырларга мәңгелек дан!» дигән митинг һәм бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәмгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Чакырылган кунакларны каршы алып, билгеләнгән урыннарга утырта бардык. Бәйрәм сугышта һәлак булган ветераннарга куелган һәйкәлгә чәчәк һәм венок кую белән башланып китте. Аннан соң Суксу авыл җирлеге башлыгына Низамиев Рамилгә сүз бирелде. Бер минут тынлык белән ветераннарны искә алдык. Килгән кунаклар ветераннарга котлау сүзләре җиткерделәр, тарих укытучысы Закиров Айрат доклад белән чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, А.Гыйләҗевның "Яра" дигән әсәреннән сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде, котлап матур җырлар башкарылды, котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде,  балалар шигырьләр сөйләде. Соңыннан, балалар кулы белән ясалган тынычлык символы күгәрчен белән шарларны күккә очырдык.