Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Кави Латыйпның тууына 95 ел

Кави Латыйпның тууына 95 ел булу уңаеннан ВК челтәренә онлайн мәгълүмат урнаштырылды.

Кави Латыйп (Кави Таһир улы Латыйпов) 1927 елның 1 маенда Чувашстан АССРның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында крестьян гаиләсендә туган.  Ул татар әдәбиятына фронт шигырьләре авторы буларак кереп китә. К.Латыйпның «Солдат эзләре» исемле беренче шигырьләр китабы 1960 елда басылып чыга. Поэзиядән тыш, әдәбиятның башка жанрларында да актив эшли: балалар һәм яшүсмерләр өчен хикәяләр, повестьлар, очерк, документаль проза әсәрләре яза. Чуваш халкының батыр улы Андриан Николаев турындагы «Йолдыз тапкан егет» повесте, «Мизгел» исемле хикәяләр җыентыгы, гражданнар сугышы чорының легендар герое В.Чапаевның балалык елларына багышланган «Бәләкәй Чапай» повесте укучылар тарафыннан җылы каршы алынды. Поэзия өлкәсендә дә автор китаптан китапка үсә бара. Соңгы елларда язылган шигырьләре образлы теле, тормышчан төгәл детальләре, заманча яңгырашлы фәлсәфи фикерләре белән игътибарны җәлеп итә.
К. Латыйпның шигырьләре һәм аерым проза әсәрләре рус һәм чуваш телләренә дә тәрҗемә ителгән.
К. Латыйп— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.