Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Тәнкыйтьче һәм галим

Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Гази Кашшаф (Миргазый Солтан улы Кашшафетдинов) 1907 елның 15 апрелендә элекке Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. 

Г.Кашшаф – бай әдәби-гыйльми мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда – студент чагында басыла башлый.

Утызынчы елларда аерым язучылар, аларның әсәрләре һәм театр уеннары турында язган мәкалә-рецензияләре белән ул үзен шул чор әдәби хәрәкәтенең тенденцияләрен яхшы аңлаган зәвыклы тәнкыйтьче итеп таныта. Прозада да үзенең каләмен сынап карый: хикәяләр, повестьлар яза. 1940 елда аның берьюлы өч китабы – Ш.Камал турындагы монографиясе, «Каләм мастерлары» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм чик сакчылары тормышыннан алып язылган «Чүл буенда» дигән повесте басылып чыга.

Гомумән, 1928–1952 еллар арасында Г.Кашшафның республика көндәлек матбугатында әдәби хәрәкәтнең, театр сәнгатенең төрле мәсьәләләренә караган йөз илледән артык мәкаләсе дөнья күрә. Болардан тыш ул урта мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзү, аерым язучыларның (М.Гали, Ш.Камал, Г.Камал, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи, К.Нәҗми, М.Галәү һ.б.) тупланмаларына кереш сүз, иҗат биографияләре язу буенча да эшләр башкара.

Г.Кашшаф Муса Җәлилнең үз әсәрләрен халыкка җиткерү, популярлаштыру буенча да зур фидакарьлек күрсәтә: атаклы «Моабит дәфтәрләре»нә беренче гыйльми комментарийлар яза, шагыйрьнең өчтомлыгын (1955–1956), русча бертомлыгын (1962), фотоальбомын (1966) әзерләп чыгара, М.Җәлил турында истәлекләрне җыеп-туплап бастыра (1964, русча басмасы – 1966). Галим-әдипнең каһарман шагыйрь турында язган аерым мәкаләләре дистәләгән телләргә, шул җөмләдән чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басылалар. Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре өчен Гази Кашшаф 1976 елда (вафатыннан соң) Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе белән бүләкләнә.

Гази Кашшаф – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына актив катнашкан язучы. Ул күп тапкырлар партиянең өлкә комитетына, Казан шәһәр һәм Бауман район комитетларына әгъза итеп сайлана, Казан шәһәр советы депутаты була. Аның актив җәмәгать эшчәнлеге һәм әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары үз вакытында Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) һәм «Почет Билгесе» (1967) орденнары белән билгеләп үтелә.

Ул 1975 елның 9 декабрендә Казанда вафат була.

Г.Кашшаф – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.