Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Табигатьне саклагыз!"

15 апрель – Экологик белемнәр көне уңаеннан «Табигатьне саклагыз!» дигән  китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучы балалар белән әңгәмә үткәрелде.

 Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет. Без шул бәхеткә төренеп яшибез,чөнки без барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-күәт өсти,матурлата,илһамландыра. Ә без, шушы матурлыкны үз кулларыбыз белән җимерәбез,пычратабыз. Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез.

Әйдәгез, һәрберебез булдыра алганча,табигатьне саклыйк һәм безнең барыбызның да тырышуыбыз нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлык кимер.Әйе,без табигать балалары, ә табигать- безнең хуҗабыз! Моны беркайчанда истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк.

Табигатьне саклау һәркемнең бурычы. Без,үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста, һаваларыбызны пычратмыйча калдырсак, изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз. Яшел дусларыбызны саклыйк. Шул чакта гына без алардан файдалана алырбыз.Тирә-юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын!