"Шагыйрь һәм хикәяче"
Шагыйрь һәм хикәяче Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов) 1962 елның 2 апрелендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Саскүл авылында колхозара ГЭС эшчесе – электрик гаиләсендә туа. 1979 елда шул ук районның Куштирәк авылында – урта мәктәпне, 1984 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Шул вакыттан бирле ул Казанда журналистлык хезмәтендә: әүвәл республика татар балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәбият бүлеге мөхәррире, аннары, 1989 елда, татар яшьләренең әдәби-нәфис «Идел» журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр әлеге журнал редакциясендә бүлек мөхәррире, бүлек мөдире вазифаларын башкара.
2003 елдан башлап Ләис Зөлкарнәй коммерция-бизнес эшенә күчә.
Л.Зөлкарнәй – узган гасырның җитмешенче еллары ахырында әдәбият мәйданына чыккан сәләтле яшьләрнең берсе. Дистә еллар буена аның исеме көндәлек матбугат битләрендә даими күренә, үзенчәлекле шигырьләре, форма өлкәсендәге кызыклы табышлары һәм яңача тәҗрибә-экспериментлары белән каләмдәшләре арасында сокланулы абруй казана. Шулай да шагыйрьнең язганнары күп түгел, һәрхәлдә, бергә тупланып басмада күренгәннәре нибары ике зур булмаган җыентык: «Балачак күге» (1984) һәм «Кар өстендә алмалар» (1988).
Л.Зөлкарнәй – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.