Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Галәм киңлекләре"

12 апрель- Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Юрий Гагаринның Галәмгә беренче мәртәбә  очуына 61 ел. Шул уңайдан  китапханәдә  «Галәм киңлекләре»  дигән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә  космос турындагы китаплар, кешенең тугры дуслары - этләр Лайка, Стрелка һәм Белка, Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында  язмалар,  космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар урын алды.