Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

""Хыялый" галәм йолдызы"

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан китапханәдә «“Хыялый” галәм йолдызы»  дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук китап укучы балалар белән Йолдыз Шәрапованың “Җавапсыз сорау”, “Китаплы кич”, “Шигырьле чәй”, “Каен алмасы”, “Аппак белән Шапшак” дигән китапларыннан кычкырып шигырьләр укыдык.  

Йолдыз Шәрәпова — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз Шәрәпова — балалар күңеленә хуш килгән унбиш китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара.