Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Канатлы дусларыбыз"

Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, баланың фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан китап укучы балалар белән халыкара кошлар көненә карата  «Канатлы дусларыбыз» дигән  китап күргәзмәсе ясап куелды һәм викторина үткәрелде.

 Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә. Кошлар табигатьнең күрке. Алардан башка табигать җансыз.Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш!