Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Елмаю боз эретә"

1 апрель - Көлке көне уңаеннан китап укучы балалар белән     «Елмаю боз эретә» дигән чара үткәрелде.  Балалар белән  мәзәкләр, кызыклы хикәяләр һәм шигырьләр укыдык. Шулай ук балалар үзләре белән булган кызыклы хәлләрне дә исләренә төшереп сөйләделәр.

 Әлеге бәйрәмнең кайчан, ничек барлыкка килүе билгесез. Кемдер, мәзәк көне Борынгы Римда февраль уртасында билгеләп үтелгән, ди, кайберәүләр бәйрәмне, Борынгы Һиндстанда барлыкка килгән, дип сөйли. Шулай ук 1 апрель көнен Ирландия халкы бер-берсенә мәзәк сөйләп үткәргән, дигән фикер дә бар.

Бер риваять буенча, бәйрәм Монтерей исемле Неополитан короленә бәйле рәвештә барлыкка килгән. 1 апрель көнне аңа, җир тетрәү тәмамлангач та, бүләккә күп итеп балык китергәннәр. Бер ел узгач, ил башлыгы нәкъ шундый балык сораган. Пешерүче андый балыкны таба алмагач, башкасын әзерләгән, ләкин җитәкче “алдауны” шунда ук белгән һәм рәхәтләнеп көлгән. Бәлки, нәкъ менә шул вакыттан бирле 1 апрель көнен бер-береңне алдалап, мәзәк сөйләп үткәрә башлаганнардыр.