"Кем күп белә?"
30нчы март көнне китап укучы балалар белән, балаларда иптәшләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, дуслыкның, бердәмлекнең көче турында өйрәтү максатыннан «Кем күп белә?» дигән сорау-җавап кичәсе үткәрелде. Иң элек балалар белән Р.Вәлиеваның «Кыңгырау чәчәк» , Ф.Яруллинның «Иң бәхетле көн» , «Тату туганнар» дигән әкиятләрне, Э.Шәрифуллинаның «Дуслык, чын дуслык!» һәм Р.Мингалимнең «Дусларың гына булсын» дигән шигырьләрен укып чыктык. Соңыннан укылган әсәрләр буенча сорауларга җавапларын таптык.