Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Оста куллар"

28 март көнне  китап укучы балалар белән «Оста куллар» дигән чара үткәрелде.  Анда без төсле кәгазь, салфеткалардан роза һәм гиацинт чәчәкләре ясадык. Әлеге эшчәнлек балаларның кул, бармак хәрәкәтләрен үстерергә, түземле булырга, балаларны тыныч булырга өйрәтә. Бу төр шөгыльләр баланың акыл тәрбиясен үстерүгә дә ярдәм итә дип уйлыйм. Баланың хыялый күзаллаулары, иҗатлары байый, фикерләү сәләте, эстетик зәвыклары арта.  Бу хезмәтне алар бик  теләп һәм кызыксынып башкардылар.