Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Табышмак әйтәм, тап"

25 март көнне  китапханәдә «Табышмак әйтәм, тап» дигән табышмаклар кичәсе уздырылды.Бу чара аша  балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү; тапкырлык зирәклек, игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү максат итеп куелды. Кичәдә хайваннар , үсемлекләр,әйләнә-тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар әйтелде. ”Кем күбрәк ? “ бәйгесе оештырылды. Һәр укучыга да табышмаклар әйтелде. Укучы үзенә бирелгән табышмакның җавабын табалмаса, башка бала җавап бирде. Шулай ук “Табышмак әйтәм, җавап тап” бәйгесе булды.Балалар үзара табышмак әйтештеләр, белгәне кул күтәреп җавап бирде. Соңыннан балаларга баллы күчтәнәчләр тапшырылды.