Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Табигатьне саклау кагыйдәләре"

24 март көнне китапханәдә  китап укучы балалар белән «Табигатьне саклау кагыйдәләре»  дигән   әңгәмә үткәрелде.

Табигать – безнең туган йортыбыз. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Әгәр дә без урманнарны һәм табигатьне пычратсак, андагы кош-кортлар барсы да үлеп яки качып бетәрләр. Аларсыз табигатьне күз алдыгызга китерегез әле: бөтен агачлар корыган, чәчәкләр сулган, кошлар сайрамый. Ошармы инде бу безгә, әлбәттә, юк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның "Кызыл китабы” калыная бара. Димәк, күпме үсемлек, кош-корт, хайван, бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Мондый хәлгә калмас өчен, безгә табигатьне сакларга кирәк.

Озакламый җәй җитәр, сез, ял итәргә табигать кочагына чыгарсыз. Минем сезгә  табигатьтә булганда, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге турында әйтеп  китәсем килә: урманда беркайчан да, учак ягарга дип, агачларны сындырмагыз; учакны сүндермичә кайтып китәргә ашыкмагыз; ял иткән җирегезне чүп-чардан арындырыгыз. Менә боларны барыбыз да истә тотсак табигать беркайчан да пычранмас һәм матур булыр, безгә үпкәләмәс. Әйдәгез, барыбыз бергә табигатебезне яклыйк, аны саклыйк. Яз көннәрендә өмәләргә чыгыйк, әйләнә-тирәбезне чүп-чардан арындырыйк, сыерчыклар килүгә оялар ясап элик!