Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Хуш киләсең, Нәүрүз!"

22 март көнне  «Хуш киләсең, Нәүрүз!»  дигән  Нәүрүз бәйрәме  үткәрелде. 

Нәүрүз – меңләгән еллар дәвамында төрле халыклардан килгән йолаларны берләштереп, зурлап үткәрелгән бәйрәм. Ул шулай ук игелек бәйрәме, кешеләрне бер-берсенә якынайта торган бәйрәм булып та санала. Без дә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Суыксу мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәмен яшь буынга өйрәтү, йолалар белән таныштыру максатыннан чыгып, бу бәйрәмне зурлап үткәрдек.                                    Безнең Нәүрүз бәйрәменә мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Шулай ук, алдан белдерүләр элеп, барлык авылдашларыбызны да бәйрәмгә чакырдык. Суыксу авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде.   Балалар белән татар халкының милли йолаларын искә төшереп Нәүрүз такмаклары әйтелде, күп кенә яңа мәгълүматлар, Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләнде. Бәйрәмдә кыш белән яз кызы ярышты.Аларны төрле сынаулар белән сынадык. Әлбәттә, бу көрәштә бәйрәмнең төп хуҗасы булган Нәүрүзбикә җиңеп чыкты. Бәйрәмгә килгән балалар белән борынгыдан әби- бабаларыбыз уйнаган күңелле уеннарны искә төшереп уйнадык. “Түбәтәй”, Чума үрдәк, чума каз”, Кәрия, зәкәрия”, “Челтәр элдем читәнгә” һ.б шундыйлар. Уеннарга балалар бик теләп катнаштылар. Бәйрәмне карарга килгән авылдашларыбыз да читтә калмадылар, алар да уеннарга, җыр-такмакларга кушылып утырдылар.           Ә бу вакытта, Мәдәният йортының ишегалдында учакта борыннарны кытыклап, тәмле исләрен таратып казанда тәмле ботка пеште. Шунда ук зур өстәлгә самовар чәе янына кайнар коймак һәм төрле тәм-томнар куелды. Килгән кунаклар, балалар табын янына утырып, бергәләшеп ботка ашап сыйландылар.