Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Терроризмга һәм экстремизмга урын юк!"

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны тәлап итә. Без һәрберебез дә терроризмга каршы тору чараларын белергә тиешбез. Бу уңайдан 16 март көнне Суыксу мәктәбенә барып, укучыларга  «Терроризмга һәм экстремизмга урын юк! » дигән   буклетлар тараттым.  Бу чараның максаты балаларны “террор”, “террорист”, “толерантлык” төшенчәләре белән таныштыру, террористлар янында үзеңне ничек тоту, авырлыклар белән көрәшкәндә нык булырга тәрбияләүдән торды.