Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Язучы, галим, көрәшче"

Атаклы язучы һәм галим, журналист, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тулу уңаеннан Суыксу авыл  китапханәсендә «Язучы, галим, көрәшче» дигэн темага китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде.. 

 Г.Ибраһимов XX гасырның беренче чирегендә иҗат иткән әдипләр — Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Камал, М.Фәйзиләр белән бергә татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән язучы.

Ул — җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта романтизмга нигез салучы, әдәбият теориясен, тәнкыйтен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, тел, әдәбият, тарих фәннәре өлкәсендә эшләгән күренекле галим һәм мөгаллим. Г.Ибраһимов туган халкының азатлык хәрәкәтен, яңа тормышка, белемгә омтылышын, үзенең җәмәгать эшчәнлегендә, иҗатында чагылдырды.