Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китапханәче Әхәт абый"

5 март көнне элекке китапханәче Шигабиев Әхәт абыйга 85 яшь тулды. Шул уңайдан Суыксу авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Әхәт абыйны юбилейлы туган көне белән котлап кайттык. Авыл җирлеге башлыгы Низамиев Рамиль район медален тапшырды, ә без Әхәт абыйны туган көне белән котлап җыр башкардык, котлау шигырьләрен укыдык, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдык.

Әхәт абый Суыксу авыл китапханәсендә 1961 елдан 1966 елга кадәр эшләгән. Аннан сон партком секретаре, 1977 елдан 1988 елга кадәр Суксуда сельсовет председателе булып эшләде. Хәзерге вакытта хатыны һәм улы гаиләсе белән бергә авылда яши.