Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Аерылабыз - хуш инде"

5 март көнне Суыксу мәдәният йортында 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Концертның беренче өлешендә Туфан Миңнуллинның "Аерылабыз - хуш инде" дигән бер пәрдәле комедиясен сәхнәләштереп күрсәттек. Икенче өлешендә гүзәл затларыбызны котлап матур шигырьләр укылды, дәртле җырлар башкарылды. Районыбызда эшләп килүче "Каләмдәшләр" клубы әгъзасы Гиниятов Гомәр абый үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләде.