Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китаплар иленә сәяхәт"

2 март–Бөтендөнья кычкырып уку көне. Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, үз–үзеңә ышанычны арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә.Шул уңайдан  китапханәдә  китап укучы  балалар  белән « Китаплар  иленә сәяхәт» дигән кычкырып сәнгатьле итеп уку оештырылды.  Кычкырып китап уку, укучыларда китап укуга кызыксыну уята, китап укуның нинди әһәмиятле булуын төшендерә.