Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Кызарган алмалар"

Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова  1947 елның 1 мартында Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында туган. Казан дәүләт университетында югары белем алганнан соң, “Татарстан яшьләре” редакциясендә эшләгән. 17 ел дәвамында Биектау районы Олы Битаман авылында татар теле укыткан. 1988 елдан – “Сабантуй” газетасы редакциясендә, 1995 елдан әлеге балалар газетасының баш мөхәррире вазыйфасын үтәгән. Балалар өчен язылган китаплар авторы. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” (1997 ел). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1995 елдан). Шул уңайдан китапханәдә “Кызарган алмалар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды , күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды.