Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Сабантуй

Басуларда кыр эшләре беткәч безнең авылда да Сабан туйларын гөрләтеп үткәрдек, әлеге йола элек-электән, әби-бабаларыбыз заманыннан калган. Бәйрәм ренат Харисның «Татар бәйрәме» шигыре белән башланып китте, җыр-бию мәйданда өзелмәде. Бәйрәмдә олысыннан алып, кечесенә кадәр бар иде. Милли уеннарыбызда авылдашларыбыз да, килгән кунаклар да көчләрен сынаштылар.