Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Ана Бөек исем

 Сая авылы китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан «Әниләр - олуг затлар» китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдә Г.Тукай, Ф.Кәрим, М. Җәлил, Ф.Яруллинның һәм башка яратып укыла торган китаплар урын алды. Китап укучылар әниләргә  багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, без мәдәният хезмәткәрләре фольклор коллектив белән «Орчык өмәсен» күренешен күрсәтеп үттек милли җырлар, биюләр башкарылды.