Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Китап – күңел көзгесе»

Ел саен 27майда билгеләп үтелә торган гомумрәсәй китапханәләр көне хаклы рәвештә Россия китапханәчеләренең һөнәри бәйрәме – Китапханәче көне булып тора. Бу көнгә карата Наратлык авыл китапханәсендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Барлык килүчеләр өчен китапханә фондының яңа китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләүчеләр яраткан китапларын кычкырып укый, презентацияләр һәм мультфильмнар карый алды. Китапханәдән файдаланучылар укыган китап турында фикер алышты, ә бурычлылар өчен бу көн гафу итү көне булды. Шулай ук район күләмендә үткәрелгән “Семейная династия” дигән чарада катнашып кайттык.