Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Гаилә – милләт нигезе»

15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көнендә Наратлык авыл китапханәсе китап күргәзмәсе оештырды. Гаилә – тормышта иң мөһиме. Гаилә якын һәм кадерле кешеләр, без яхшылык һәм бәхет теләгән кешеләр, без яраткан кешеләр, без алардан үрнәк алучылар, алар турында кайгыртучылар. "Өйдә бәхетле кеше бәхетле" дип әйткән Лев Николаевич Толстой. Күргәзмә аша кулланучылар гаилә темасына булган китаплар турында белделәр. Китаплар ярдәмендә буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр ачыла.