Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Ә.Еники – әдипләр остазы”

Әмирхан Еникиның тууына 115 ел туу уңаеннан Наратлык китапханәсендә “Ә.Еники – әдипләр остазы” дип аталган чара уздырылды. Язучының иҗаты уйланырлык азык, күңелгә шатлык, колакка музыкаль аһәң бирә. Әмирхан Еники иҗаты өчен иң күренекле сыйфат: ул да булса аның әсәрләреңдә кеше җанының хәрәкәткә килүе. Аның әсәрләрендә җанлы кешеләр, уйлана, газаплана һәм шатлык кичерә белә торган кешеләр яши! Чарага килүчеләргә әдипнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган презентация тәкъдим ителде. Алар Әмирхан Еникинең китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныша алдылар.