Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Герой шагыйрь – Муса Җәлил».

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Наратлык авыл китапханәсендә 14 февральдә яшьләр өчен Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби тематик интеллектуаль уен үткәрелде. Чара барышында татар шагыйре Муса Җәлил – Советлар Союзы Герое, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен корбан иткән Ленин премиясе лауреаты истә калды. Аның исеме халык хәтерендә яши һәм үсеп килүче яшь буын өчен инде күп дистә еллар үрнәк булып тора. Чарада катнашучыларга исә әдәби тематик интеллектуаль уенда бөек шагыйрь турында белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Һәркем, мавыктыргыч уен программасында катнашып, герой шагыйрь истәлегенә хөрмәт күрсәтте. «Герой шагыйрь – Муса Җәлил» дип аталган китап күргәзмәсендә шагыйрьнең «Кызыл ромашка», «Сайланма әсәрләре», «Кечкенә дуслар», «Моабит дәфтәрләре», «Беренче дәрес» һ.б. китаплары, шулай ук Р.Мостафинның «Җәлилчеләр» һәм «Өзелгән җыр эзеннән» дигән китаплары урын алды.