"Туган телем - анам теле"
21 февраль – халыкара Туган тел көне. Без шул форсаттан китапханәдә яңа китаплардан күргәзмә оештырдык. Чараның максаты: халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү. Туган телебезне балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.