Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"Беренче адым"

2023 елның 26 декабрендә Шамил Хәйрулла улы Усмановның тууына 125 ел тула. Кызыл комиссар һәм хәрби җитәкче, Татарстан Республикасын булдыруга зур өлеш керткән сәясәтче, язучы һәм Татар Совет мәдәниятен оештыручы. Язучының беренче иҗади тәҗрибәләре –революция һәм гражданнар сугышы вакыйгаларын тасвирлаган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары 1919 елда язылган.

 

Шамил Усмановның тууына 125 ел тулу уңаеннан Наратлык авыл китапханәсендә «Беренче адым» китап күргәзмәсе оештырылды, укучылар Шамил Усмановның иҗаты һәм тормышы белән танышты.