Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"Россия Конституциясе көне"

12 декабрьдә Россиядә Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Наратлык авыл китапханәсендә әңгәмә узды, ул презентация белән үрелеп барды.

Тыңлаучыларга илнең беренче Конституцияләренең тарихы һәм хәзерге вакытта Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясе турында, Дәүләт төзелеше, кеше һәм гражданның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләнелде.

Чыгыш ахырында тыңлаучылар Конституция көненә махсус әзерләнгән тематик китап киштәсе белән таныштылар.

 

Әлеге чара гражданнарның үз илебез тарихы белән кызыксынуларын арттыруга, илебез өчен ихтирам, горурлык һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән.