Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"Тапшырылмаган хатлар"

Мәшһүр татар шагыйре, язучы, драматург, журналист, сугыш корреспонденты Гадел Кутуйның тууына 28 ноябрь көнне 120 ел тулды. Гадел үзенең һәр әсәренә җанының бер өлешен керткән. Ул шигырьләр, пьесалар, повестьлар, романнар яза. Кутуйның иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе – “Тапшырылмаган хатлар” повесте. Укучыларга ул “Сагыну” нәсере, “Рөстәм маҗаралары” романы белән таныш. Наратлык  авыл китапханәсендә “Тапшырылмаган хатлар” дигән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.