Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"Бердәмлектә безнең көч"

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне  билгеләп үтелә. Шул уңайдан Наратлык авыл китапханәсендә «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән күргәзмә янында балалар өчен әңгәмә үткәрелде. Китапханәче презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Чара барышында балалар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, конституция турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.