Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Яңа җыр»

Шабаев Марс Садриевич – танылган татар шагыйре, язучы, тәрҗемәче. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1976). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туган.  Шагыйрьнең 90 еллыгы уңаеннан Наратлык авыл китапханәсендә аның "Гөрләвек", "Сайланма әсәрләр", "Йөрәк хәтере" кебек китаплары күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Шулай ук язучының иҗатын һәм тормышын яктыртучы китаплар белән таныштырылды, презентация күрсәтелде.