Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Рәхмәт сина, солдат”

Бәйрәмнәр күп, бик күп алар. Ләкин Бөек Җиңү көнен аларның берсе белән дә тиңләп булмый. Ул безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән изге һәм бик тә кадерле. Сугыш беткәнгә 78 ел үтсә дә, хәтер яши, ул мәңгелек. 8 май көнне Наратлык авыл китапханәсе һәм Ислейтар авыл клубы хезмәткәрләре Әтнә районы Ары авылында Бөек Җиңүгә багышланган митингта катнаштылар. Шулай ук Җиңү көне уңаеннан китапханәдә “Утлы еллар кайтавазы” дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.