Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Кошлар безнең дусларыбыз.”

Кошлар — безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. 30 апрель көнне, Наратлык авыл китапханәсендә “Кошлар – безнең дусларыбыз” исемле викторина үткәрелде. Кошларга багышланган китап күргәмәсе оештырылды. Чараның максаты: балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру, кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларны танырга өйрәтү.