Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Тукайлы яз”.

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

 

25 апрельдә Наратлык авыл китапханәсе "Тукайлы яз” дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрелде. Бу чарага “Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, газет-журнал материаллары, шигырьләре урын алды. Китапханә хезмәткәре Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре белән таныштырды.