Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Матурлык дөньясында»

 

11 мартта Наратлык авыл китапханәсендә Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

Ә.Фәйзи илдә барган социаль үзгәрешләрнең эчке мәгънәсен, фәлсәфи юнәлешен нечкә итеп тойган. Шуңа күрә үз иҗатында төп иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларны чагылдыра, чор рухын тапшыра: “Чор турында җыр”(1932 ел), “Флейталар” (1934 ел), “Эзләр” (1939 ел) җыентыклары.

Фәйзи шигъриятенә халык интонациясе, лирик яңгыраш, фольклор-җыр композициясе хас. Ул татар интеллектуаль шигыре традицияләрен үстерде һәм тулыландырды.