“Кулларыннан гөлләр тама ”.
7 мартта Наратлык авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә Хатын-кызлар көненә багышланган тематик кичә узды. Кунаклар китап күргәзмәсе белән танышты, хатын-кызларны котлап җырлар, биюләр башкарылды, сөйкемле ханымнар өчен шигырьләр яңгырады. Хатын-кызлар көнен бәйрәм итү хәзерге вакытта инде тигезлекне раслау түгел (баштагыча), ә яз көне, хатын-кыз матурлыгы, наз, рухи зирәклек һәм хатын-кызга игътибарны анлата.