“Җилкәннәр җилдә сынала”
9 февральдә Наратлык авыл китапханәсендә, күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел уңаеннан «Җилкәннәр җилдә сынала» - дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдык. Күргәзмә янында укучылар белән аның шигырьләрен укып фикер алыштык. Балалар белән табигатькә багышланган, шәфкатьлелек турында язган шигырьләрен укып үттек.