Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Китек ай”

Ул балалар язучысы да, шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче һәм 300ләп җыр авторы да.

 

Г.Гыйльманов әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган. Әсәрләре, иң элек, тормышчанлыгы, эчке, рухи киеренкелеге һәм авылга, табигатькә тугрылыгы белән җәлеп итә. Аның әсәрләрендә гайрәтле алып батырлар да, чит дөньядан килгән тылсымлы затлар да юк. Аның геройлары – гади җир кешеләре. Алар үтә дә гадәти, үтә дә ихлас, олы җанлы, матур кешеләр. Тормыш юлында очраган бер кечкенә, әмма зур язмышка торырлык мөһим вакыйга бу геройларның бөтен кешелек асылын, күңел дөньясын ачып ташлый. Аның балалар өчен язган әсәрләре форма ягыннан гыйбрәтле, тыгыз мәгънәле, юмор-кинаягә, ихлас шаярту, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора.