Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Кояшлы күзләр”

Наратлык авыл китапханәсендә татар шагыйре, прозаик, драматург, публицист Зәйдулла (Зәйдуллин) Ркаил Рафаил улының 60 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

1962 елда Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. «Идел» («Волга») журналының проза бүлеге мөхәррире булып эшли. Татар, рус, төрек һәм башкорт телләрендә унике китап авторы (шигырьләр һәм поэмалар, хикәяләр һәм тарихи повестьлар, пьесалар, балалар проза һәм публицистика җыентыклары).