Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Галиябануны бар иткән Мирхәйдәр!»

2021 елның 1 нояберендә татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел тулды. Әдип 1910 елларда әдәбият мәйданына килә һәм үзенең иҗатын, талантын халыкка хезмәт итүгә багышлый. Ул үзенең кыска гына гомерендә уналты пьеса, ике йөзгә якын шигырь яза. Аның әсәрләре бер гасырдан артык инде татар һәм башкорт сәхнәләреннән төшми, уйналып килә. Бигрәк тә «Галиябану» драмасы бөтен татар драматургиясендә иң камил, иң халыкчан әсәрләрнең берсе булып санала.

 

Шул уңайдан әдипне искә алып, Наратлык авылы китапханәсендә “Галиябану” спектакле тәгъдим ителде.