Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Картая мени соң йөрәк”

1 октябрьдә Ислейтар авыл клубы белән берлектә без авылыбызның өлкәннәрен өйләрендә бәйрәм белән котлап уздык, пакет белән күчтәнәчләр тапшырып үттек. Ветераннарның бик нык күңелләре булды. Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүз дә җитә. Өлкәннәр сәламәтлек, исәнлектә, безнең тарафтан файда күреп, киләчәктә матур итеп яшәсеннәр дип теләп калабыз.