Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Урман бәйрәме»

Сентябрьнең өченче якшәмбесе – Урманчылар көне. Шул уңайдан Наратлык авыл китапханәсе Ислейтар авыл клубы белән берлектә  күп еллар урманнарда хезмәт куйган шәхесләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар, бу тармакта фидакарь хезмәт куючыларга, тармак ветераннарына котлауларын җиткерделәр.

 

Урманчылар башкарган хезмәт җәмгыять тормышы өчен аеруча мөһим. Яшел байлыгыбызны саклау һәм арттыру буенча зур эшләре белән алар киләчәк буыннар өчен туган ягыбызның матурлыгын, экологик иминлеген саклыйлар. Концерт урманчыларга сәламәтлек, уңышлар, бәхет теләп тәмамланды.