Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Наркотиклар белән мавыгу ничек башлана?»

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак.

 

26 июнь көнне Наратлык авыл китапханәсендә  “Наркотиклар белән мавыгу нидән башлана?” дигән темагадиспут узды. Чараның төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Укучыларга әлеге темага багышланган буклетлар өләшенде.  Китап укучылары  бик актив әңгәмәдә  катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр.