Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Там, на неведомых дорожках…»

1799 нчы елның 6 нчы июне көнне «рус шигъриятенең кояшы» Александр Сергеевич Пушкин туган. Пушкин иҗаты безне гомеребез дәвамында озата бара.Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре, тәрҗемә өчен катлаулы булуга карамастан, дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан. Хәзер Пушкин көне безнең илдә ел саен бәйрәм ителә. Наратлык авыл китапханәсендә бу уңайдан шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырдык, балалар белән әкиятләрен искә алдык.