Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

"Литературный Татарстан" - к 100 - летию ТАССР.

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта. 
Безнең чиксез киң Татарстаныбызда матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп.Шулар арасында  күңелгә иң якыны,иң кадерлесе ул Болгар шәһәре. 

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Кече Рәс клубы белән берлектә “Туган җирем Татарстан” – дип аталган тарихи сәгать үткәрелде. Балалар белән бергәләп Татарстанның башкаласы булган Казан шәһәре буйлап сәяхәт тә булдык. Презентация аша истәлекле урыннар белән таныштык. Тарихи биналарны карадык.

А.Г.Ситдиковның  “Великий Болгар”  китабы белән таныштырдык.Әлеге китап Болгар шәһәренең тарихы турында. Бүгенгесе көндә Болгар шәһәре Республикада Бөек тарихы булган шәһәрләрнең берсе. Ул көннән –көн яңартыла, төзекләндерелә. Болгар шәһәре турында бик күп истәлекләр, ривәятләр бар. Аларның кайберләрен балаларга сөйләп үттек.

Без үзебезнең сәяхәтебезне Шәһри Болгарга багышладык.Хәзерге көндә бу актуаль тема.Минемчә,кеше үзе яшәгән төбәкнең тарихын белергә,өйрәнергә,аның белән кызыксынып яшәргә тиеш.Шәһәр бик күп үзгәрешләр,яңарыш кичерде.Шуларның иң дәрәҗәлесе Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.Бу безнең өчен бик зур горурлык. Без шундый тарихи җирләрдә яшибез һәм моның белән горурланабыз.

Болгар шәһәренең искиткеч тарихы балаларга кызыксыну уятты һәм алар шәһәрне үз күзләре белән барып карарга теләк белдерделәр.