Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

"Чиксез галәм серләре"

12 апрельдә безнең илдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның 12 апрелендә планетабызны көтелмәгән хәбәр тетрәндерә: « Космостагы кеше!» Кешеләрнең космоска очу турындагы хыялы чынга ашты. Кояшлы иртәдә көчле ракета Җирнең беренче космонавты белән «Восток» космик корабын орбитага чыгара. Безнең ватандашыбыз Ю.А. Гагарин бортта. Җир тирәли очу 108 минут дәвам итә. Шулай итеп космик ракеталар, спутниклар, ай йөртүчеләр, Халыкара космик экипажлар вакыты башлана. Кешеләр һәрвакыт космос турында мөмкин кадәр күбрәк белергә хыялланалар, чөнки йолдызлар дөньясы зур һәм серле. Анда билгесез һәм серле күп нәрсә бар. Кече Рәс авыл китапханәсендә «Галәм серләре» викторинасы оештырыла. Космос темасы бик кызыклы, чөнки космос – ул матурлык, ул серлелек, яңа белемнәр һәм фантазия өчен киңлек. Бу көн күңелле үтте һәм уңай эмоцияләр калдырды.