"Табигать - туган йортыбыз!"
21 нче март - Халыкара урманнарны саклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул сәбәпле, мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2-3 нче сыйныф укучылары өчен урманнарны саклау буенча презентация күрсәтелде һәм сорау-җавап формасында балалар белән әңгәмә алып барылды.