"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»
Агымдагы елның 2 нче февралендә Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары Ахмитянова Флюра Рафгатовна һәм класс җитәкчеләре Лотфуллина Айгөл Гайсовна белән берлектә 8 нче класс укучылары өчен акция уздырылды. Акция вакытында укучыларга партизаннар һәм разведчиклар сүрәтләнгән презентация күрсәтелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында ватандашларыбыз күрсәткән батырлыкларны тасвирлаган китаплар белән таныштылар.