Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Йөрәк яралары төзәлми"

2019 нче елның 15 нче феврале – соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга нәкь  тә 30  ел.  9 нчы февраль көнне Мүлмә авылы мәдәният йортында шушы датага багышланган кичә уздырылды. Кичәнең төп кунаклары сугышчы- интернационалистлар. Мүлмә авылы җирлегеннән: Каримуллин Шәүкәт Мәхмүт улы, Мингазетдинов Илгизәр Нурислам улы, Салихзянов  Фәнис Рәшит улы. Коркачык станциясе җирлегеннән: Файзиев Рамил Госман улы, Исламов Марат Мөхәммәтхан улы, Мухаммадиев Ренат Гомәр улы. Ямәширмә авылы җирлегеннән: Исмагилов  Нурхәт Мөхәммәт улы, Самигуллин Рамил Котдүс улы,  Шамсиев Фәрит Фәрух улы һәм Сираев Рафик Якуб улы. Биектау районы хакимияте башлыгы урынбасары Шакиров Әнәс Шәүкәт улы һәм хәрби комиссариаттан килгән  Марданов Рафаиль Билсур улы аларны котлап, юбилей медальләре тапшырдылар. Мәктәп укучылары исә, матур концерт куйдылар. Ахырдан истәлек өчен фотографияга төштеләр.